Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Уң белән суңны бутасаң...

Хирург, ялгышып, 7 яшьлек кызның сәламәт кулына операция ясаган...

Калининградның Балалар өлкә дәваханәсе хирургы 7 яшьлек кызның сәламәт кулына операция ясаган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, беренче сыйныфта укучы кызның уң кулындагы сынган сөяге дөрес ялгансын өчен тимер штырь куеп калдырган булалар. Күптән түгел тимерне алу өчен операция үткәрәләр.

Тик бу эшне башкарган табиб кызның әнисенә штырьне таба алмавын һәм яңадан операция ясарга кирәклеген әйтә. Чынлыкта исә табиб, ялгышып, баланың сәламәт кулына операция ясаган булып чыга.

Әнисе сүзләренә караганда, хәзер кызның моңа кадәр сәламәт булган кулындагы бармаклары начар хәрәкәтләнә.

Өлкә прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләре буенча медицина учреждениесе табибларының гамәлләренә бәя биреләчәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: операция