Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көн геройлары

Балтач муниципаль районы башлыгы районыбызның медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләде.

27 декабрь көнне район үзәк хастаханәсендә таҗлы вирус афәтенә каршы көрәшүче табиб-ларны хөрмәтләү булды. Табиб Рүзәл Камалиев җитәкчелегендә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, хезмәт бурычларын җиренә җиткереп «кызыл зона»да эшләүче утыз медицина хезмәткәренә – табиб һәм табибәләргә, шәфкать туташларына, техник хезмәткәрләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин йөрәк түрендәге җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте элек-электән әһәмиятле булды. Пандемия башлангач, табибларга, медицина хезмәткәрләренә тагын да зур җаваплылык йөкләнде. Билгесез бу афәттән райондашларыбызны коткару өчен гаять зур көч куелды. Һәр авылда, гаиләләрдә авыручылар да, югалтулар да, шул исәптән сезнең арада да булды. Соңгы вакытларда бу чирнең кимүе күзәтелә, бу очракта вакцинация ясату да уңай тәэсир иткәндер. Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез, «кызыл зона»да эшләгән табибларның, хезмәткәрләрнең тырышлыгы аркасында күпме гомерләр сак-лап калынды. Бик зур рәхмәт Сезгә, һәрберегезгә,– диде ул Яңа ел уңаеннан изге теләкләрен ирештереп һәм һәрбарчасына Рәхмәт хатлары тапшырды. Менә кемнәр алар безнең көн геройларыбыз: терапия бүлеге мөдире Рүзәл Камалиев, акушер-гинеколог Адел Җаббаров, хирургия бүлеге мөдире Сәетәхмәт Гаипназаров, гомуми практика табибы Феликс Соловьев, анестезиолог-реаниматологлар Владислав Трофимов, Аяз Мәҗитов, акушер Ләлә Габдрахманова, шәфкать туташлары Ленара Хәлимова, Дания Хаҗиәхмәтова, Гөлгенә Галимҗанова, Фирдия Низаметдинова, Римма Сабирова, Рәмзия Нәбиева, Сылу Вәлиева, Роза Шакирова, Рәсимә Зарипова, Гөлүсә Гарифҗанова, Рисәлә Ибраһимова, Ләйсән Габдрахманова, Алсу Садыйкова, Талия Гыйбадуллина, Альбина Закирова, Әлфия Шаронова, санитаркалар Алсу Сәләхетдинова, Любовь Конькина, Сиринә Нигамәтуллина, Ираида Гаврилова, Раушания Саттарова, Раушания Фәләхиева, Светлана Васильева.

Лаеклы ялга китүче шәфкать ияләре дә зурлап бүләкләнде бу көнне.  Кечкенә балалары булган алты гаиләгә Кыш бабай күчтәнәчләре бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев