Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көн кадагында - коронавируска каршы вакцина ясату тора (үзәк хастаханәдән фотолар)

Кызлары Америкадан кадәр прививка ясатырга дип кайткан.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда егермедән артык кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. «Ясатабыз дип бик атлыгып тормыйлар, әмма кирәклеген, мөһимлеген аңлап, җайлап ясатырлар дип уйлыйбыз, ул нияттән аңлату-пропаганда эшләре бара», ди районның баш табибы Газинур Дәүлиев.

16 гыйнвар – шимбә көнне Балтач үзәк хаста-ханәсендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясалу оештырылды. Халыкка уңайлы булсын, эштән сорап китүчеләргә, Казаннан кайтучыларга прививка ясатырга килергә җайлырак булсын дип шимбә көнгә планлаштырылды ул. Балтачтан биш кешелек Гариповлар гаиләсе узган елның декабреннән үк чиратка язылып килгәннәр. Кызлары Америкадан кадәр прививка ясатырга дип кайткан. «1ампуланы ачып җебеткәч, 5 кешегә 2 сәгать эчендә ясалырга тиеш булганга күрә, әлеге биш кешелек гаиләгә ясавы уңайлы булды», – диде әлеге эшкә җаваплы табибә, поликлиника буенча баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиева. Шулай ук Балтачтан ирле-хатынлы Сәмигуллиннар да ковидка каршы вакцина ясатып киткәннәр. Алар 21 көннән 2нче вакцинаны ясатырга киләчәкләр икән.

Хәзер РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы нигезендә (9.12.2020, №1307), Рәсәйнең барлык өлкәлә-рендә, шулай ук Татарстанда да профилактик прививкалар календарена коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату өстәлде.

Балтач районында «Гам-Ковид-Вак» дигән (сәүдә маркасы- «Спутник V») вакцинация узган елның 21 декабреннән бирле бара. Алга таба да шул кайтачак, диләр. Иң беренче чиратта прививканы сәламәтлек саклау һәм белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләргә ясау каралган иде. Әйткәнебезчә, медицина хезмәткәрләренә прививка ясала, унөч хезмәткәр инде вакцина ясаткан, әкренләп укытучыларга да ясыйлар. Соңгы мәгълүматлар буенча, «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге 91, 4 процент тәшкил итә.

Прививка ясатыр алдыннан үзеңнең участок табибыңа мөрәҗәгать итү кирәк. Әгәр дә коронавирус белән авырмаган булсаң, табиб тикшеренүе үтеп, үз теләгем белән вакцинациягә риза дигән документка кул куясың һәм махсус прививкалар кабинетында вакцинация үтәсең.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ике этапта ясала. 1нче көнне 1нче компонент, 21нче көнне икенче компонент ясалып, 42нче көнне канда коронавируска каршы антитәнчекләр барлыгы тикшерелә. Шулай итеп, «Спутник V» прививкасын 18 яшьтән башлап, коронавирус белән авырмаган, сәламәтлеге буенча каршылыклары булмаган, теләгән һәр кеше ясата ала.

Вакцинация үтәргә теләге булган кешеләр поликлиника регистратурасының телефоннары аша 8(84368) 2-52-11, 2-41-36 үзләренең исем, фамилия, әтисенең исемен, яшәү урыны, контакт телефон номерларын калдырып, чиратка языла алалар. Медицина хезмәткәрләре поликлиникага вакцина ясатырга үзләре дә гел чакырып торалар. Шулай ук райондагы амбулаторияләр белән дә элемтәгә кереп була, телефон номерлары: Кариле табиблык амбулаториясенеке – 3-16-69, Чепья – 3-43-01, Яңгул – 3-62-03. Эш сәгатьләрендә шалтыратып, сораша-белешә, языла аласыз.

Шуны белегез: вакцина ясату түбәндәге очракларда рөхсәт ителми: вакцинаның берәр компонентына артык сизгер булу, аллергия, кискен инфекция яки инфекцияле булмаган авыру белән чирләү, хроник авыруларның көчәюе, авырлы булу яки күкрәк балаң булу, 18 яшькә кадәр булу.

Һәм шуны истә тотарга кирәк: вакцина ясатканнан соң беренче-икенче тәүлекләрдә кыска вакыт эчендә гриппка охшаш синдром барлыкка килергә мөмкин. Температура бераз күтәрелеп китсә, калтырансаң, башың авыртса – бу да вакцинаның тәэсире диләр. Укшытырга, аппетит югалырга, лимфа төеннәре дә зураерга мөмкин. Уйлап карасаң, нәкъ башка прививкалардан соң кебек. Вакцина ясалганнан соң, өч көн аның урынын юешләтергә ярамый. Мунча, сауна кебек урыннарда булудан, алкоголь кулланудан, авыр физик эшләрдән тыелып тору зарур. Вакцина ясалган урын кызарса, шешеп китсә яки урыны авыртып торса, аллергиядән, температура күтәрелгәндә исә ялкынсынуга каршы дарулар эчәргә мөмкин, – әмма бары тик табиб белән килешеп, аның кушуы буенча гына.

Уналтынчы гыйнвар көнне прививка ясаткан Гариповлар гаиләсе белән без дә сөйләшеп алдык, өйдә хуҗабикә Ленара апа үзе генә булып чыкты.

– Кызыбыз Америкада яши, – дип башлады ул сүзен. – Менә ул кайтты да, мин Россия вакцинасын ясатып китәм, диде. Безгә дә киңәш итте. Улым Эмиль 180 бала, 30 укытучыдан торган мәктәп коллективы белән җитәкчелек итә, аңа прививка аеруча да мөһим, киленем Гөлнара үзәк мәдәният йортында, һәрдаим кеше арасында, иптәшем Наил музыка укытучысы, гел балалар белән шөгыльләнә. Шулай итеп киттеләр бергәләшеп прививка ясатырга. Ике хроник чирем бар, миңа бигрәк тә кирәк, дип, мин дә калмадым. Хәзер ясатып калсаң яхшы, сезоны бит. Әйбәт кенә кичердек. Һич тә курыкмаска кирәк, менә мин курку турында уйлап та карамадым. Фейек-мейек белән тәмам кешенең башын әйләндерделәр, шуңа кеше әле моңа әзер түгел. Әмма вакытында аңга килеп, вакцина ясатырга кирәк, вакцинацияләүне хастаханәдә шундый уңайлы итеп оештырганнар, бернинди проблема да юк, барасың да кайтасың.

«Кайберләрендә вакцина ясатканның икенче көнендә аз гына хәлсезлек сизелде, 37 тирәсе генә температуралары булды, икенче, өченче көнгә бу симптомнар үтеп, хәзер барысы да үзләрен әйбәт хис итәләр. Прививка ясаткан медицина хезмәткәрләренең дә хәлләре әйбәт, барысы да үз урыннарында хезмәт итәләр», ди табибә Чулпан Мөхәммәтгалиева.

20 гыйнвар көнне янә 10 райондашыбыз прививкага килде. Иске Салавыч авылыннан Сурия Зыятдинова тормыш иптәше белән, авылдашлары арасыннан иң беренчеләрдән булып, вакцина ясаттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививика