Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көн саен 6 миллиграмм сырганак ашарга кирәк

Кыш айларында суыткычлардагы җиләк-җимешкә дә чират җитә.

Алар җәйне генә искә төшерми, организмны витаминнар белән баеталар. Сырганак җиләкләре яман шеш авыруларына каршы көрәшүдә ярдәм итә. Тәүлек саен 6 миллиграмм шушы җиләкне ашау профилактика өчен җитеп тора.

Витаминнар җыелмасы буенча сырганакка җиткән үсемлекләр юк. Сырганак мае белән кояшта пешкән урыннарны, пешкән җирләрне, өшүләрне, начар төзәлә торган яраларны, тире туберкулезын, колак, тамак һәм борын шешләрен, тимрәүне, гиповитаминоз һәм авитаминозларны, күз авыруларын һәм башка чирләрне дәвалыйлар. Үңәч рагына нур терапиясе ясаганда да, сырганак маен эчәргә кушалар. Ул авыртуны туктату һәм башка бик күп шифалы үзлекләргә ия.

Ләкин сырганак мае барлык кешегә дә килешми. Мәсәлән, аны холецистит белән авыручыларга, ашказаны асты бизе белән изаланучы өлкән кешеләргә эчәргә ярамый.

Сырганак мае гайморитның кайбер формаларын дәвалаганда да яхшы чара булып тора. Пародонтитны дәвалаганда, казналарга сырганак мае белән чылатылган җеп куела.

Сырганак мае ясар өчен согы белән бергә җимешнең сусыл өлеше чистартып киптерелгән җимешләр һәм сырганак түбе (җиләкләрнең суын сыгып алганнан соң калган кипкән түп) файдаланыла. Сырганак маена җимешләр аеруча бай була.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы сырганак файдалые ризыклар