Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Колбасада авыр металлар, ген-модификацияләнгән ингредиентлар, радионуклидлар табылмаган

“Россиянең сыйфат системасы” белгечләре “доктор”колбасасын 70 төрле сыйфат һәм хәвефсезлек күрсәткече буенча тикшергән.

Тикшерү өчен илнең 21 төбәгендәге 40 җитештерүчедән колбаса алынган булган.
Нәтиҗәдә нәрсә ачыкланган? Бер бренд колбасада — антибиотикның күп булуы, тагын 16 сәүдә маркасында антибиотикның аз күләмдә булса да күренүе ачыкланган. Ризыкның составы аңлатма язуына туры килмәгән очраклар да булган. Ике сәүдә маркасы продукциясендә тавык ите табыла. ГОСТ буенча андый колбасага тавык ите фаршы бөтенләй кушылырга тиеш түгел. Ул сыер һәм дуңгыз итеннән ясалган фарштан эшләнә.
Шатлыклы хәбәр дә бар: “доктор” колбасасында авыр металлар, ген-модификацияләнгән ингредиентлар, радионуклидлар табылмаган. Димәк, мондый колбасаны россиялеләр курыкмыйча ашый ала дигән нәтиҗәгә килгәннәр.


http://maydan.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев