Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Корбан җитә, белеп тору зыян итмәс

Корбан-бәйрәме көне җитүе белән чит өлкәләрдән сарыклар һәм мөгезле эре терлекләр алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләр ешайды.

Алар халыкны терлек белән тәэмин итеп игелекле эш башкарсалар да, икенче яктан ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары да булгалап тора. Терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Икенчедән кайтасы малның 1нче форма ветеринар белешмәсенең булуы зарур, булмаган очракта 1 ай вакыт эчендә карантин үтергә тиеш. Ә ниятләнеп чалынасы малга килгәндә, ул таза- сау булырга тиеш,чиста урында чалынырга, әйбәтләп эленеп эшкәтелергә һәм итне мәктәпләргә, бакчаларга һәм башка җирләргә тапшырган очракта, ит район ветеринария берләшмәсендә ветеринар-санитар экспертиза узарга тиеш.

Гарипов И.Г.
Саба территориаль бүлеге

баш даүләт ветеринар инспекторы.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан