Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар

Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырган балаларның яртысында дүрт ай дәвамында һичьюгы бер симптом булса да сакланган.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә глобаль тикшеренүләр институтыннан (Рим) Пьеро Валентини җитәкчелегендәге Италия, Бөекбритания һәм Россия тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның хезмәте medRxiv.org сайтында дөнья күргән.

Галимнәр коронавирус белән авырган 129 балигъ булмаган бала турында мәгълүмат җыйган. Малайлар һәм кызларның саны бертигез диярлек, пациентлар уртача 11 яшьтә булган.

Балаларның 42 проценты авырый башлаганнан соң дүрт айда терелгән. Аларның өчтән бер өлеше авыруның бер яки ике симптомы күзәтелүенә зарланган, 25 процентында өчтән артык симптом күзәтелгән. Коронавирусны авыр кичергән пациентларда инфекция билгеләре аеруча еш сакланган, әмма ул авыруны симптомсыз кичергән балаларда да очраган.

Коронавирус белән авырган пациентлар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган. 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19 балалар авырый