Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус бер кая да китмәде, ул янәшәдә - Балтачта тагын бер кешедә тапканнар

Татарстанда бүген 55 яңа COVID-19 очрагы расланган, ә гомумән 3720 кеше.

Татарстанда бүгенгә 55 яңа COVID-19 очрагы расланган, берсе читтән кертелгән, 54е – элемтә юлы белән таралган. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 38 кеше өйдә дәвалана.

18 яшькә кадәр – 5, 18-30 – 9, 30дан 50гә кадәр – 19, 50-60 – 8, 60тан 70кә кадәр – 12 һәм 70тән 80 яшькә кадәр 2 кеше короноваирус йоктыруы мәгълүм.

Казанда бүген авыручылар саны 42гә җиткән (кичә 35 иде), Яр Чаллы һәм Биектауда өчәр, Лаешта – 2, Югары Ослан, Алабуга, Әтнә, Балык битәсе һәм Балтачыбызда берәр очрак расланган.

Барлыгы 10 июньгә Татарстанда 3720 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3586 кеше сәламәтләнгән, шуның 23е соңгы тәүлектә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус