Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус беркемне дә аямый. Йога икән, аяктан ега

53 авыруга дарулар өчен рецептлар язылды.

Балтачта коронавируслы авыруларны (COVID-19) ташламалы рецептлар буенча дарулар белән тәэмин итү тәртибе ничек бара?

Әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиевага мөрәҗәгать иттек. Җаваплы белгечнең җавабын укучыларыбызга җиткерәбез.

– Татарстан Республика-сының Сәламәтлек саклау министрлыгының 09.11.2020 елда чыккан №1887 боерыгы нигезендә, диагнозы расланган коронавируслы авыруларны (COVID-19) ташламалы рецептлар буенча дарулар белән бушка тәэмин итү башланды. Бу исемлектә коронавируска каршы торучы антибиотиклар, гормональ һәм башка дарулар бар. Әмма бу бушка тәэмин итү программасы авыру саны һәм дарулар буенча чикләнгән күләмдә. Безнең районга 2020 елның 31 декабренә кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 152 авыруны бушка тәэмин итү өчен дарулар бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта (2 декабрьгә) 53 авыруга дарулар өчен рецептлар язылды. Даруханәгә кайткан дарулар участок табибларына тигез итеп бүленде. Шуны да искәртеп үтәсе килә, бары тик табиб авыручыны карап, диагноз куйганнан соң, ул билгеләгән даруларны һәм бүгенге көндә даруханәдә булган даруларны гына бушка рецепт белән алып була. Әлеге дарулар авыруларның өйләренә илтеп тапшырыла.

Сораулар килеп чыккан очракта, поликлиниканың регистратура бүлегенә шалтыратасы, телефоннар: 2-52-11, 2-41-36.

Коронавирус беркемне дә аямый. Йога икән, аяктан ега. Сәламәтлек иң зур байлык, сәламәтлегең булмаса, тормышың да бармый, көнең дә көн түгел, төн йокыларың да кача. Коронавирус белән авыручылар тернәкләнүен дә озак тернәкләнә, җан тынычлыгын да югалта. Авыру билгеләре күренә башлауга, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтмичә генә өйдә дәвалану дөрес түгел. Чир бик җитди, шуңа күрә табиб күрсәтмәсеннән башка дәвалану сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус