Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус көчәя, таләпләр катгыйлана

Коронавирус инфекциясе көчәю сәбәпле, 11 октябрьдән Татарстанда яңа чикләүләр кертелде һәм аерым категория гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

Шушы яңалыклар буенча тулырак мәгълүмат алу өчен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлек җитәкчесе Эльвира Салковага мөрәҗәгать иттек.

– Татарстанда, шул исәптән районыбызда да ковид авыруы буенча эпидемиологик вәзгыять көчәйгәннән-көчәя бара. Шул сәбәпле ясатылучы мәҗбүри вакцинация кайсы категория райондашларга каралды?

– Моңа 60 яшьтән өлкән кешеләр, медицина, белем бирү һәм социаль учреждениеләрдә хезмәт куючылар, транспорт һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләрендә эшләүчеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре керә. Шулай ук, чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары, почта, кәрәзле элемтә салоннары, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, кино, музей, концерт, күргәзмә заллары, китапханә, ял үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханә, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервисларда эшләүчеләргә, такси хезмәте күрсәтүчеләргә кагыла. Югары һәм махсус урта уку йортларыннан читтә практика узучы студентлар да мәҗбүри рәвештә прививка кадатырга тиеш була.

– Ә мәҗбүри вакцинация ясатмаган очракта нәрсә каралган?

– Коллективта хезмәткәрләрнең 80 проценттан да ким булмаган өлеше прививкалы булырга тиеш, бу соңгы ярты елда ковид белән авыручыларны да исәпкә алып. Шулай ук 6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләренең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләрне 9 ноябрьдән эштән читләштерү каралган. 7 декабрьдән алып вакцинаның икенче компонентын алмаучылар,  шулай ук эштән вакытлыча читләштереләләр яки читтән торып (дистанцион) эшләүгә күчәләр. Бу карар вакцинациягә каршылыгы булуы турында рәсми документка ия кешеләргә кагылмый.

P.S. Шуны да искәртеп узасы килә, эпидемиологик халәтнең кискен торуын, районның санитар-эпидемиологик комиссия карары нигезендә районда үткәрелә торган коммерцияле концертлар туктатылды. Шулай ук 400 кв.м.дан зур сәүдә үзәкләренә кергәндә вакцина ясатылуын раслаучы QR-кодлар тикшерелә башлады. Бу азык-төлек сатучы кечкенә кибетләргә кагылмый.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус өстәмә чикләүләр