Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус кичергән кешеләрдә тромбоз барлыкка килү куркынычы хакында кисәттеләр

Авыру кичергәннән соң үзгәрешләрне вакытында ачыклау, шулай ук өзлегүләр барлыкка килүгә юл куймас өчен, кеше диспансеризация узарга тиеш.

Коронавирус авыруын кичергән кешеләрнең 20-30 процентында ковидтан соңгы синдром вакытында тромбоз барлыкка килү куркынычы бар. Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге вирусны кичергән кешеләр өчен чыгарган белешмәлектә шул хакта хәбәр ителә.

«Яңа коронавирус инфекциясен кичергәннән соң җитди өзлегүләрнең барлыкка килү ешлыгы: тромбоз — 20-30 процент, тын кысылу — 31,7 процент, ютәл — 13,5 процент, күкрәктә авыртуга зарлану һәм тахикардия — 12,7 процент», — диелә документта.

Санап үтелгән өзлегүләрдән тыш, коронавирус белән авырган кешеләрдә башка симптомнар да күзәтелә, әмма алар сирәгрәк ачыклана.

Авыру кичергәннән соң үзгәрешләрне вакытында ачыклау, шулай ук өзлегүләр барлыкка килүгә юл куймас өчен кеше диспансеризация узарга тиеш. Ул илдә 1 июльдән үткәрелә. Теләгән кешеләр әлеге тикшеренүне, кайсы поликлиникада беркетелсә, шунда үтә ала, дип искәртә ведомство.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид-19 тромбоз