Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус кичергәннән соң үзләрен начар хис итүчеләрнең 80 проценты табибларга мөрәҗәгать итми

Сораштыруда катнашучыларның 7 проценты, үзләрендә коронавирус билгеләре сизелсә дә, тестның чирне күрсәтмәгәнлеген әйткән.

Россиядә ковид кичергәннән соң да үзен начар хис итүчеләрнең 80 проценты табибларга мөрәҗәгать итми. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләре шундый.

Сораштыруда катнашучыларның 7 проценты, үзләрендә коронавирус билгеләре сизелсә дә, тестның чирне күрсәтмәгәнлеген әйткән. 13 проценты, чир билгеләре барлыкка килүгә карамастан, табибка күренмәгәнлеген белдергән. 52 проценты, COVID-19 мине урап узды, дип уйлавын әйткән.

Ковидтан соң үзләрен начар хис итүчеләр озак кына ис һәм тәмне сизмәүләрен (респондентларның 49 %ы), хәлсезлеккә (38%), бераз гына эшләп алганда да сулыш кысылу (29%), йокысызлык (19%), депрессия (17%), тынгысызлык (16%) һәм аллергиядән (7%) интегүләрен белдергән.

Сүз уңаеннан, Мәскәүнең 68нче сырхауханәсе баш табибы Наталья Кузенкова COVID-19 кичергәннән соң ничек тулысынча савыгырга мөмкин булуы турында сөйләгән. Ул атнасына биш тапкыр 20-30 минут дәвамында физик күнегүләр ясарга киңәш иткән.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус