Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус: яңа кагыйдәләр

Пирчәткәсез, ПЦР—тестсыз. Россиядә коронавируслы вазгыятьтә яшәү кагыйдәләре үзгәрде.

Аңа карап кына чирләүчеләр һәм, ни кызганыч, үлем очраклары кимемәде.

Балалар да чирли

Татарстан Президенты уздырган «шимбә киңәшмәсе»ндә дә COVID-19 турында сүз булды. Чире дә шул, аңа бәйле яңалыклары да: сәламәтлек саклау тармагы бар көченә эшли, авыручылар саны көн саен арта. Шул исәптән балалар арасында да.

– Сырхаулар өчен 4 меңнән артык ятак бар, әлегә шуларның 2,4 меңе буш. Сәламәтлек саклау системасы бар куәтенә эшли, кызганыч, медицина хезмәткәрләре арасында да авыручылар күп. Йөкләнеш бик зур, – диде ул. Билгеле булганча, республиканың оператив штабы карары буенча, амбулатор медицина оешмалары шимбә һәм якшәмбе дә хезмәт күрсәтә. – Мәктәпләрдә  балаларны «фильтр» аша үткәрү мәсьәләсен даими контрольдә тотарга кирәк. Бу үз нәтиҗәсен бирә. Аерым сыйныфларны үзизоляциягә җибәрәбез. Хәзергә 2422 класс карантинда. Шунысына да аерым игътибар итәргә кирәк: карантинда утырган балалар теләсә кайда йөрергә тиеш түгел.

«Таҗ»лы вазгыятьнең саннарына килгәндә, узган тәүлектә 1305 чир йоктырган кеше теркәлде. Шуларның 92се – балалар. 1209 кеше өйдә дәвалана, калганнары хастаханәләргә озатылган.

Коронавируска каршы вакцина ясатучылар саны 2416412 кешегә җиткән. Шуларның 1893654е икенче дозасын алган. Кабат вакцинация узучылар саны – 205425 кеше.

Узган атна медицина оешмаларына чират торучыларның күплеге белән истә калгандыр, мөгаен. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында сырхауханәләргә көннең икенче яртысында килергә киңәш иттеләр.

– Төштән соң чират та кими, ярдәм алу ихтималы да арта, – диде министр урынбасары Владимир Жаворонков. – Медицина оешмалары атна буе эшли. Моңа карап кына хастаханәгә ятучылар саны алай ук кимемәде. Шәһәрдә коронавируслы сырхаулар өчен 1720 ятак бар. Шуларның 16 проценты гына буш. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыручылар саны бермә-бер артты. Бер тәүлеккә 2100–2200 чакыру кабул итәләр. Декабрьдә бу сан 1300 чамасы иде.

Яңа кагыйдәләр

Россиядә COVID-19 инфекциясе белән авыручылар һәм сырхаулар белән аралашкан кешеләр өчен яңа таләпләр кертте. Тиешле карар 6 февральдән үз көченә керде.

    Үзгәрешләр нәрсәгә һәм кемгә кагыла?

  • коронавируслы сырхаулар белән аралашкан кешеләрне карантинга җибәрмәячәкләр;
  • чирдән дәвалану вакыты җиде һәм аннан күбрәк көн тәшкил итә икән, стационарларда һәм амбулатория шартларында дәваланып аякка баскач, коронавируска тест тапшырмый гына хезмәт эшчәнлеген (уку) башларга рөхсәт ителә;
  • бер сыйныфта балаларның 20 проценттан артыгы авырый башласа, мәктәп укучылары читтән торып укуга күчә;
  • элегрәк, коронавирустан саклану чарасы буларак, пирчәткә кию мәҗбүри иде. Хәзер исә бу чикләү чарасы гамәлдән чыгарылды.

Әмма пирчәткә кимәүдән генә чир бетми. Гади саклану кагыйдәләрен үтәү әле дә мөһим.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус