Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус йогуның төп юлы

Әлегә кадәр коронавирус төрле юллар, шул исәптән куллар аша бер кешедән икенче кешегә йога, дип санала иде.

Бу җәһәттән билгеле табиб һәм телевидениедә сәламәтлеккә кагылышлы тапшырулар алып баручы Евгений Комаровский яңа белдерү ясаган. Аның фикеренчә, ковид таралуның юлы бер. Нинди икәнен дә аңлатып биргән ул.

COVID-19 нигездә респиратор юл белән тарала, куллар аша түгел. Һәрхәлдә Евгений Комаровский шулай ди.

"Әйе, вирус төрле өслекләрдә озайлы вакыт эчендә сакланырга мөмкин, тик аның бу юл белән йогуы бик шикле. Ковид, нигездә, төчкергән, ютәлләгән авырудан йога, ягъни, респиратор юл, сулаган һава аша", - ди белгеч.

Шуңа күрә пандемия чорында медицина битлекләре кию урынлы таләп, ә фатирларны һәм офисларны бик еш җилләтеп тору кирәк.

Ковид йоктыручылар үзләренең чирли башлавының беренче билгеләрен тойганчы ике көн алдан аеруча күпләп вирус тарата икән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19