Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус йоктырмас өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә кирәклеге билгеле

Танылган диетолог Екатерина Бурляева “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Ковид-19 инфекциясеннән котылып калу өчен иммунитетны ныгытучы витаминнар һәм минераллардан торган ризыклар ашарга киңәш иткән.

Ул А, С, Д, Е кебек витаминнар, шулай ук фолий кислотасы, цинк, селен һәм тимернең организмны йогышлы авырулардан саклау өчен бик мөһим булуын билгеләп үткән.

Белгеч иң элек Д витамины җитмәүнең сулыш органнарының йогышлы авыруларга тиз бирешүчәнлегенә китерүен искә төшергән. Нинди ризыклар Д витаминына бай соң? Болар – тәрәч (треска) балыгы бавыры, шулай ук йомырка сарысы, балык һәм атланмай. Көн саен 10-15 грамм күләмендә треска балыгы бавырын ашап кую А һәм Д витаминнарына тәүлеклек ихтыяҗны каплау мөмкинлеге бирә икән.

Белгеч әйтүенчә, Е витамины да организмны инфекцияләрдән саклауга ярдәм итә. Чикләвек һәм көнбагыш мае – әлеге витаминга гаять бай. Ике аш кашыгы күләмендә көнбагыш мае кешенең бу витаминга тәүлекле ихтыяҗын канәгатьләндерә. Табиб шулай ук иммунитетны ныгыту өчен С витаминының мөһимлеген дә искә төшергән. Шуңа күрә ул гөлҗимеш, сырганак, кара карлыган, кәбестә, цитрус җимешләрен, татлы борычны көндәлек менюга кертергә киңәш иткән. Моннан тыш сыер һәм тавык бавыры, шулай ук сыр һәм чикләвек файдалы: аларда цинк күп. Селен матдәсе дә бавыр һәм эремчектә бар.

Ләкин ашау юлы белән генә организмны витаминнар һәм минераллар белән туендыру кыен. Шуңа күрә диетолог витамин комплексларыннан файдалану турында уйланырга киңәш иткән. Моннан тыш ул аксым һәм углеводлар балансын сакларга чакырган.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалые ризыклар коронавирус covid-19 ковид-19

2
X