Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Коронавирус йоктыручылар саны тагын арткан, тулырак язмабызда

Республика буенча коронавирус йоктыручылар саны кичәге тәүлек буенча 71гә җиткән.

Яңа таҗлы вирус йоктыручыларның 28е хастаханәләргә урнаштырылган, ә 43е өйләрендә амбулатор дәваланалар диелә Татарстан республикасы коронавируска каршы көрәш штабы мәгълүматында. Вирус йоктыру очракларының 5се читтән алып кайтылган, 66сы авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле икәне ачыкланган. Димәк, уйланыр урын бар, үзизоляция шартларын начар үтибез.

Авыручыларның яше яшәрүе бигрәк тә аяныч, бүгенгә 18 яшькә кадәр 11 бала исәпләнә.

Авыручылар яшьләре буенча түбәдәгечә бүленә:

18 яшькә кадәр – 11
18дән 30га кадәр – 10
30дан 50гә кадәр – 21
50дән 60ка кадәр – 14
60тан 70кә кадәр – 10
70тән 80гә кадәр – 3
80нән 90га кадәр – 2.

Яшәү урыннары буенча:
Казан – 36
Яр Чаллы – 11
Түбән Кама – 4
Чүпрәле – 1
Тукай – 1
Алабуга – 1
Теләче – 1
Яшел Үзән – 1
Биектау – 3
Бу – 2
Сарман – 2
Чирмешән – 1
Аксубай – 1
Кукмара – 4
Әтнә – 2

Пандемия башланганнан бирле 88 кеше әлеге чирдән терелгән.

Шөкер, узган тәүлектә Балтачта короновирус йоктыручылар теркәлмәгән, әмма бу иркенәергә сәбәп түгел. Сакланганны саклармын дигән, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус