Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавируска каршы иммунитет ике тапкыр прививка ясаткач кына барлыкка китерә

Прививка ясатканнан соң COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел, чөнки вакцина составында коронавирус юк.

Татарстанда теләге булган һәркем COVID-19 коронавирусына каршы вакцина кадата ала. Бүгенге көнгә инде 50 меңгә якын татарстанлы прививка ясаткан. Привиканы ике тапкыр ясатканнан соң гына һәм озак вакытка имммунитет формалаша. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.

Белгечләр, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа карата иммунитет барлыкка килә, дип аңлата.

Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.

Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә, кирәк дип ассызыклый белгечләр.

Гадәттә, коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинаны кадатканнан соң 3 атна үткәч барлыкка килә.

 

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация вакциналау