Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавируска каршы вакцинаның өченче дозасы кемнәргә кирәкле икәне билгеле

Вакцинация коронавирустан саклануда иң ышанычлы алым булып кала.

Хроник авырулардан интегүче 60 яшьтән узган кешеләрнең коронавируска каршы вакцинаның өч дозасын алуы хәерле. Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «URA.RU» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул биредә «Спутник V» препаратын, ә ярты елдан соң пациентка бирергә кирәкле өченче доза сыйфатында «Спутник Лайт»ны мисал итеп китерде.

Эксперт фикеренчә, вакцинациядән соң мондый пациентларның организмында антитәнчекләр күләме бик тиз кими, шунлыктан вируска каршы тору өчен иммун җавап җитәрлек булмаска мөмкин.

«Әгәр мондый кешеләргә ике фазалы прививкадан соң өченчесен дә бирсәң, алар җитәрлек дәрәҗәдә сакланачак», - дип ачыклык кертте табиб.

Мясников хроник авырулардан интегүче 60 яшьтән узган кешеләр өчен гомуми рекомендациягә ревакцинацияне кертү мөһим дип саный.

Вакцинация коронавирустан саклануда иң ышанычлы алым булып кала. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, чир авыр формада уза торган пациентлар арасында прививка ясатмаучылар саны 0,03 процент тәшкил итә, стационарлардагы пациентларның күбесе – вакцинация узмаучылар.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакциналау