Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирусның тагын бер корбаны билгеле булды

Балтачта ике яңа таҗлы вирус йоктыру очрагы ачыклаган.

Татарстанда бүген 31 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның берсе генә читтән кертелгән, калганнары барысы да саклык чараларының тулысынча үтәлмәвеннән дигән нәтиҗә ясарга була. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше табиблар күзәтүе астында өйләрендә дәвалана.

Авыручылар арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 12, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 10 18дән 30га һәм 60тан 70кә кадәр дүртәр, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр бер кеше исәпләнә.

Казанда 12 кеше авырса, Яр Чаллыда һәм Лениногорскида өчәр, Яшел Үзән һәм Балтачыбызда икешәр, Алексеевск, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш,  Түбән Кама, Саба һәм Ютазы районнарында берәр кеше авырый.

Барлыгы 17 июльгә Татарстанда 5157 COVID-19 очрагы теркәлгән, бу вакыт эчендә 4017 кеше, шул исәптән 38 е - узган тәүлектә терлгән.

Ни кызганыч, 15 июльдә Казанда 1961 елда туган казанлы вафат булган.

11 июльдә ул Казан шәһәренең 7нче номерлы ШКХ базасында вакытлыча йогышлы авыруларны дәвалау госпиталенә уртача авырлыктагы хастаханәдән тыш ике яклы пневмониядән өзлегенгән яңа коронавирус йогышы белән урнаштырылган.

14 июльдә пациентның хәле кискен начарланып реанимация бүлегенә күчерелгән, аны ИВЛ аппаратына тоташтырырга мәҗбүр булалар. Башкарылган реанимация чаралары уңыш белән чикләнми, 15 июльдә пациентның йөрәге тибүдән туктый.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус