Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирустан прививка яастырга теләсәң...

Балтачта яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау башланды.

Рәсәй Федерациясының барлык регионнарында, шул исәптән Татарстан Республикасында һәм безнең Балтач районынында да Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау башланды. Әлегә “Спутник V” исемендәге Гам- Ковид- Вак  вакцинасы кайтты. Соңгы мәгълүматлар буенча “Спутник V” вакцинасының нәтиҗәлелеге  91,4 %. Ин беренче чиратта прививка сәламәтлек саклау һәм белем бирү тармакларында эшләүчеләр өчен ясалырга тиеш. Инде медицина хезмәткәрләренә прививка ясала башлады.

“Спутник V” вакцинасы 1 ампуласы берьюлы  5 кешегә ясалырга каралган. Прививка ясатыр алдыннан гражданнар үзләренен участок табибларына мөрәҗәгатъ итеп, коронавирус инфекциясе белән авырмаган булсалар, табиб тикшеренүе үтеп, үз теләге белән вакцинацияга  риза дип кул куйганнан сон, прививкалар кабинетында   вакцинация үтәләр. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина 2 этапта ясала: 1 нче көнне беренче компонент, 21 нче көнне икенче компонент ясалып, 42 нче көнне канда коронавируска каршы антителалар барлыгы тикшерелә. “Спутник V” 18 яшьтән башлап коронавирус белән авырмаган һәм сәламәтлеге буенча каршылыклары (противопоказания) булмаган, теләгән һәр кеше ясата ала.

Вакцинация үтәргә теләге булган кешеләр поликлиника регистратурасының телефоннары аша (8(84368) 2-52-11, 2-41-36)  үзләренең исем, фамилия, отчестволарын яшәү урынын контакт телефон номерларын калдыра алалар. 2021 нче елның 11 нче гыйнварыннан башлап Балтач үзәк хастаханәсенең поликлиникасына вакцинацияга чакыру планлаштырыла.

БҮХ администрациясе

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина