Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирустан вакциналау буенча сорауларыгыз булса, туры эфирга рәхим итегез!

16 февральдә ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлеева һәм ТР баш терапевты Диана Габделганиева COVID-19дан вакциналау турында фикер алышачаклар һәм татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәкләр.

16 февральдә ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлеева һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева Instagramда COVID-19дан вакциналау турында фикер алышачаклар һәм татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәкләр. Бу хакта республика яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Беренче эфирның темасы «Вакциналау - COVID-19 белән каты авыртудан коткару ысулы: ни өчен прививка хроник авырулы кешеләр өчен мөһим?».

Онлайн-трансляция 11: 00 сәгатьтә башлана. Эфир COVID-19 таралуны кисәтү буенча ТР оператив штабы һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының @minzdravrt аккаунтларында узачак

16 февральдә эфир чакырылган экспертлар катнашында вакциналау темасы буенча атна саен турыдан-туры трансляцияләр сериясенә старт бирәчәк.

Трансляциягә сылтамалар:
https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация вакциналау