Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Короновирус хаман уяу, Татарстанда бүгенгә 16 районда 84 яңа очрак теркәлгән

Бүген республикада 84 кешенең COVID-19 вирусын йоктыру очрагы расланган.

84 очракның берсе генә читтән кертелгән, 83е авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле. Аларның 34е хастаханәгә урнаштырылды, 50се өйдә дәвалана. Аларның хәлләре җиңел яки авыруны симптомсыз гына кичерәләр.

Вирус яшен-картын сайлап тормый, берсен дә аямый. Мәсәлән бүгенгә 60 яшьтән 70кә кадәр - 26, 30дан 50 яшькә кадәр -24, 50-60 - 15, 18-30 - 10, 70-80 - 5, 80-90 - 3 һәм 18 яшькә кадәр бер кешедә COVID-19 ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар, әлбәттә, шәһәрләрдә күбрәк, Казанда - 41, Яр Чаллыда - 17, Яшел Үзәндә  - 5, Түбән Камада - 4, Лаеш, Апаста - өчәр, Минзәләдә - 2,  Азнакай, Әлки, Арча, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Питрәч, Спас районнарында берәр кешедә расланган.  Мең шөкер, бездә вирус йоктыручылар юк бүгенгә.

16 майга Татарстанда барлыгы 2148 COVID-19 очрагы теркәлгән 1108 кеше сәламәтләнгән 102 кеше соңгы тәүлектә савыккан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны салагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус