Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Корсагында эш коралы калдырганнар...

Шул сәбәпле пациент операциядән соң үлгән.

Башкортстанда судта 22 ел элек булган «медицина тарихы" калкып чыккан. Республиканың Бөре районара суды кешеләрнең тормыш иминлеге һәм саулыгы таләпләренә җавап бирмәгән, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәт күрсәткән хирургка карата җинаять эшен карады.

Суд сайтында хәбәр ителгәнчә, 1998 елның 17 сентябрендә хөкем ителүче эш урынында булганда гражданнарның сәламәтлеген саклау турында закон таләпләрен тупас бозган. Операция вакытында кулланыла торган инструментарийның исәбен контрольдә тотмаган. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең корсак куышлыгында хирургия коралы калдырыла һәм яра шул килеш тегелә. Бу зыян күрүченең үлеменә китергән, дип яза Кызыл таң.

«Җинаять эше дәүләт гаепләүчесе үтенече буенча, процесста катнашучылар ризалыгы белән, гаепләнүченең үлеменә бәйле рәвештә туктатылды. Карар законлы көченә кермәде", — дип хәбәр итә суд.

 

фото: Башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пациент үлгән