Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Котыру чире кешедән кешегә дә күчә!

Авыру хайваннар тешләгәннән соң адәм баласына йогучы котыру чире, кичекмәстән тиешле уколларны кадатмаганда, 100 процент үлем белән тәмамлана.

"Россия " телеканалында "О самом главном" тапшыруының чираттагы чыгарылышында табиб Александр Мясников әлеге чир хакында җентекләп сөйләде. Аның әйтүенчә, котыру авыруы кешедән кешегә дә күчә.

Котыру чире - үлемечле инфекцион авыру. Актив фазасында бу авыру бик тиз үсеш ала һәм, тиешле чаралар күрмәгәндә, 100 процент үлем белән тәмамлана.

"Әлеге авыру хакында өч нәрсәне белү мөһим, - ди Мясников. - Беренчедән, котыру чиреннән ел саен дөньяда 60 меңгә якын кеше вафат була. Авыру хайван тешләвенә дучар булучыларның 40 проценты - 15 яшькә кадәрге балалар.
Икенчедән, әгәр дә кешедә чирнең клиник билгеләре күренә башлаган икән, ул инде үлә дигән сүз. Чирле хайван тешләгәннән соң аның селәгәе җәрәхәт урыныннан канга үтеп керә (кечкенә тырналу эзе булса да) һәм адәм баласының нерв системасын зарарлый. Кеше ахыр чиктә тын ала алмыйча, йөрәге туктап үлә. Аңа чаклы бик нык җәфалана".

Котыру чире йогуның беренче билгеләре - бөтен тәннең сызлавы, температураның күтәрелүе, тешләнгән яки тырналган урынның кызаруы, селәгәй бүленүнең кискен артуы. Бераз соңрак нерв киеренкелеге, баш авыртуы, йокысызлык, аппетит бетүе күзәтелә. Арытаба инде агрессивлык, судан курку, тын алганда спазмнар башлана.

Өченчедән, котыру чиренең инкубацион вакыты уртача 1,5 ай тәшкил итә, тик бу ара бер атнадан бер елга кадәр булырга мөмкин. Барысы да кешенең сәламәтлегенә һәм инфекциянең организмга кайсы урыннан үтеп керүенә бәйле.

Күп очракта кешеләрне ихатада асралучы этләр тешләп, котыру чире йоктыра. Шул ук вакытта Европа һәм безнең илдә әлеге үлемечле чирне иң күп таратучылар булып мәчеләр тора.

Кыргый хайваннардан да ерак йөрү кирәк. Тиенне яки керпене тотып карап, котыру чире йоктыручылар җитәрлек.

Кешедән кешегә дә бу чир күчә, ди Мясников. Бу сирәк күренеш, гадәттә, инфекцияле донор органнарын күчереп утыртканда булуы ихтимал.

Котыру авыруын кисәтүнең бер генә ышанычлы юлы бар. Ул да булса - махсус вакцина.

"Әгәр дә сезне йортсыз, берәдәк эт яки мәче тешләгән икән, бернигә карамыйча сезгә вакцина ясарга тиешләр, - ди табиб. - Ике инъекция иммуноглобулин һәм махсус вакцина кадау таләп ителә", дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котыру чире