Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковид китә диләр, китәргә җыенмый икән шул...

Узган тәүлектә Балтачта ковид-19 йоктыруның тагын 3 яңа очрагы теркәлгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се – читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә.

35 кеше хәлләре җитди булу сәбәпле хастаханәләргә салынды, калган 62се табиблар күзәтүе астында өйләрендә дәвалана, диелә ведомство хәбәрендә.

Статистика мәгълүматлары буенча республикада 23 муниципаль берәмлектә авыртучылар ачыкланган: Казанда – 41, Түбән Камада – 8, Нурлатта – 7, Лениногорск һәм Яшел Үзәндә – 6, Яр Чаллыда – 5, Балтачыбызда – 3, Югары Ослан, Алабуга, Питрәч, Спас, Чирмешәндә – 2шәр, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Кукмара, Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, һәм Ютазы районнарында берәр очрак.

28 декабрьгә Татарстанда барлыгы 42 457 COVID-19 очрагы теркәлгән, 36 075 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 100е узган тәүлектә.

Шулай ук 2 285 562 кешегә вакцина  ясалуы билгеле (үсеш 3 053), шуларның 1 860 112се икенче прививканы да кадаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19