Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковид-сертификат бирү кагыйдәләре үзгәрде

Коронавируска антитәнчекләре булган кешеләргә дә ковид-сертификат бирелә.

Хәзер россиялеләр коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узу яки авыру турындагы сертификатны антитәнчекләрегә биргән тестның уңай нәтиҗәләре нигезендә дә ала ала.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы февраль башында хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости.

Документта аңлатып үтелгәнчә, сертификатта ковидка каршы вакцинация төгәлләнү, ковид белән авыру факты яки антитәнчекләргә тестның уңай нәтиҗәсе турында мәгълүмат күрсәтеләчәк. Бу мәгълүматлар бердәм порталда теркәлгән булырга тиеш.

Сертификатны алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында гариза теркәргә кирәк. Аннары өч календарь көн эчендә коронавируска антитәнчекләргә тест ясарга һәм аның аның нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларны порталга кертергә кирәк.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә антитәнчекләргә тестны лицензияле теләсә кайсы лабораториядә ясарга мөмкин дип аңлаттылар. Мондый сертификат тест нәтиҗәләрен алганнан соң алты ай гамәлдә булачак. Антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре нигезендә бирелгән сертификатны бары тик бер тапкыр гына алырга мөмкин.

Әгәр кешедә Covid-19 булу ПЦР метод белән расланган булса, һәм антитәнчекләргә тестның уңай нәтиҗәсен алганнан соң ул табибка мөрәҗәгать итмәгән булса, сертификатны бер елга рәсмиләштерергә була. Бу очракта документ ПЦР-тест датасыннан гамәлдә санала.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сертификат ковид

2
X