Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковид вакытында башка йогышлы инфекцияләр белән авыру өч тапкыр кимрәк булган

Узган елда Татарстанда эчәк инфекцияләре белән күпләп авыру очраклары теркәлмәгән

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда Татарстанда эчәк инфекцияләре белән берьюлы күпләп авыру очраклары теркәлмәгән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында докладында шулай дип белдерде.

«Эчәк инфекцияләре ике тапкыр кимеде. 2020 елда күпләп авыруның бер очрагы да булмады. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде», — диде.

Ковид вакытында башка йогышлы инфекцияләр белән авыру өч тапкыр кимрәк булган. «Грипп, ОРВИ, хастаханәдән тыш пневмонияләрдән кала, барлык йогышлы авыруларның 29 процентка кимүе күзәтелә», — диде ул. Баш санитар табиб моның сәбәбен социаль дистанция һәм шәхси гигиена үтәлүендә күрә.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пандемия йогышлы инфекция