Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковидка каршы вакциналауга дәүләт хезмәте порталы аша язылып була

Һәркем үзенә уңайлы вакытны сайлап, привика кадатырга теләүчеләр исемлегенә языла ала.

Татарстанлылар коронавирустан вакциналауга Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала.

Прививка ясатырга язылу өчен дәүләт порталындагы «Табибка язылу» яки аерым «COVID-19 коронавирусыннан вакцинация» хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим ителә. Төгәл дата һәм вакытны билгеләп булмаган очракта, вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә язылырга кирәк.

Медицина оешмаларында вакциналага чиратлар ике атна алдан төзелә. Шуңа күрә прививка ясатырга язылганда, медицина хезмәткәре элемтәгә кереп, вакцинациналауның көнен һәм вакытын хәбәр итсен өчен, шәхси мәгълүматларны да язып калдыру мөһим.

Прививка ясаткач, кеше үзенең сәламәтлеген күзәтеп, Россиянең дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус көндәлеккә теркәп бара ала. Прививканың икенчесен ясатканнан соң вакцинация узу турында электрон сертификат җибәрелә.

Бүген Татарстан халкы вакцинация узарга бик актив языла башлады, аларны прививка ясатырга теләүчеләр исемлегенә теркәп баралар.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививика вакциналау