Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковидны дәвалау кагыйдәләре үзгәрде

Тиешле боерык 8 ноябрьдә үз көченә керде.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалау кагыйдәләрен үзгәртте.

Хәзер сәламәтлек торышы мөмкинлек бирә торган барлык пациентларны да өйдә дәваланырга калдырмаячаклар, ә дәваханәдән чыгу өчен тискәре тест көтәргә кирәкмәячәк.

Тиешле боерык 8 ноябрьдә үз көченә керә, дип хәбәр итә URA.RU. Коронавируслы пациентлар, әгәр аларның аерым бүлмәсе булса һәм алар табибның барлык күрсәтмәләрен үтәсә, өйдә дәвалана ала. Тулай торакларда һәм коммуналь фатирларда яшәүчеләрне, шулай ук хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр белән яшәүчеләрне стационарга җибәрәчәкләр.

"Элек пациентларны, әгәр аларның торышы ашыгыч госпитализация таләп итмәсә, өйдә дәваланырга калдырганнар, шул ук вакытта көнкүреш шартлары исәпкә алынмаган. Хәзер бу төзәтелде", — дип яза "Парламентская газета".

Документта шулай ук пациентның хәле начарланганда медикларны чакыртырга тиеш диелгән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: ТИ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәвалау коронавирус ковид-19