Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковидтан бер гаилә үлгән

Уфада берничә көн дәвамында COVID-19дан бер гаиләнең өч әгъзасы бер-бер артлы вафат булган.

Кайгылы хәл турында "Демчане" интернет-берләшмәсе язган.

Башта 47нче поликлиниканың хатын-кызлар консультациясендә эшләгән 52 яшьлек акушерка Гөлнара Шәрәфетдинова вафат булган.

«Ул һәрвакытта да ярдәм итәргә тырышты, үз эшен яратты һәм аңа бөтен гомерен бирде. Яраткан ана, әби, кыз, апа, хатын һәм бик яхшы дус. COVID-19 аны да аямады, ә ул яшәргә бик теләде", - дип язалар төркемдә.

Өлкән кызын югалтып биш көн үткәч, инфекциядән соң өзлегүләрдән Гөлнараның 78 яшьлек әтисе, республиканың атказанган нефтьчесе Тәлгать Зарифетдинов вафат булган.

Ике атнадан соң Гөлнараның ире Виктор Товстюк үлгән, алар бергә дәваханәдә ятканнар, дип яза Кызыл таң. Аңа 68 яшь булган...

 

Фото: Башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән коронавирус