Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковидтан соң организмда калган иң хәвефле билге

Коронавирус инфекциясеннән савыгып аякка басучыларның 20 процентының организмында төрле тайпылышлар кала икән.

Аларның бер ишләре бик хәвефле булмаса, кайберләре куркыныч һәм киләчәктә дә дәвалауны таләп итәчәк, ди табиблар.

Коронавирус үткәрүчеләрнең күбесе аяк-кулларының оеп җәфалавына, хәтернең начарлануына, йөрәк авыртуына, ашкайнату системасында, тән тиресендә төрле тайпылышлар килеп чыгуына, буыннар сызлавына, еш аруларына зарлана. Ковидтан соң организмыгызда нинди булса да нормаль булмаган халәт күзәтелсә, соңламыйча табибка мөрәҗәгать итү зарур. Организмның эшчәнлеге бозылу таҗлы вирусның үзәк нерв системасын какшатуы белән бәйле.

Ковидтан соң йөрәк авыртуына зарланучылар арасында 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар күбрәк. Ковид аркасында йөрәкнең өске өлеше киңәя, шул сәбәпле, кешедә инфаркт кичергәндәгегә охшаш халәт туа. Тик бу куркыныч түгел, ди табиблар. Дөрес дәвалау алганда, пациент тулысынча савыга.

Ә менә коронавирус инфекциясеннән савыкканнарда бер билге күзәтелгәндә, аларның сәламәтлегенә аеруча зур хәвеф яный, ди билгеле невролог Владимир Марченко. Бу - тән температурасының бер күтәрелеп, бер төшеп интектерүе. Мондый халәт барлык органнарга санап бетергесез зыян сала. Вакытында дәвалану алмаганда кешенең сәламәтлегенә һәм гомеренә зур хәвеф яный. Озагракка сузганда, мондый халәт дәвалауга да бирешми, дип яза Кызыл таң.

Фото: anticorr.media

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид-19 симптом