Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кояш сукмасын!

Җәйге чорда эссе яки кояш сугу очраклары еш була. Артык эсселекне организм авыр кичерә: тән температурасы күтәрелә, җылы алмашу бозыла.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә июнь-июль айларында күбрәк кан басымы төшү яки күтәрелүдән зарланып мөрәҗәгать иткәннәр. Йөрәк белән бәйле авырулары булганнар да ашыгыч ярдәм чакырткан. Эссе сугучылар да бар. Аның беренче билгеләре нәрсәдән гыйбарәт соң? Әгәр эссе сугу җиңелчә булса, кеше хәлсезләнә, тамагы кибә, башы әйләнә һәм укшый. Әгәр авыррак формасы булса, күз алды караңгылана, аңны югалту очрагы булырга мөмкин. Әгәр күз алмасы зураеп, йөрәк тибеше көчәйсә, кан басымы 90/ 50гә төшсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Эссе көннәрдә баш киеме, ультрашәмәхә нурлардан саклана торган күзлек кияргә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250