Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Крутушка" шифаханәсендә ял итәсең киләме?

Балаларга 24 апрельдән алып, 15 майга кадәр ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен Казанның "Крутушка" балалар шифаханәсенә бушлай юлламалар бирелә.


Искәрмә: 7 яшьтән алып, 15 яшькә кадәрге балалар гына керә. 
Балалар 20 көн дәвамында актив ял итә һәм дәвалану процедуралары кабул итә алалар. Анда төрле бәйрәм чаралары, конкурс-бәйгеләр дә оештырыла. 

Шифаханәгә барырга теләк белдерүчеләрнең иң элек табиб белән киңәшләшүе һәм медицина тикшеренүе үтүе кирәк. 

Балаларны лагерьга озату һәм аларны кире кайтаруның бернинди кыенлыгы да юк, алар артыннан махсус автобус килә. Курслар тәмамлаганнан соң, шул ук автобус аларны кире Балтачка алып кайта. 

Балаларны ял итәргә һәм дәвалануга озату өчен районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Элемтәгә керү өчен телефон 2-57-75. Авыл җирлекләреннән дә заявкалар кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллама