Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көттек тә, көтмәдек тә

Кош гриппы безгә яныймы?

Басуда язгы кыр эшләре гөрләсә, бу көннәрдә ветеринария хезмәтендә "урак өсте" дияргә була. Татарстан Президенты Указы нигезендә, 447 мең баш тавык юк ителү белән бәйле рәвештә, Лаеш районы 25 нче октябрь исемендәге совхоз бистәсе, Почтовая урамы, 19 нчы йорт адресы буенча карантин игълан ителгән. 5 км радиустагы куркыныч янаган беренче зонага Александровский бистәсе, Среднее Девятово, Смодеярово авыллары керә. Бу хәлләр шушы районныӊ кошчылык комплексында А типлы кош гриппы вирусы табылуыннан соӊ килеп чыккан. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район дәүләт баш ветеринария табибы Алмаз Исрафиловка мөрәҗәгать итттек:
- Алмаз Зөлфәтович, бу вирусныӊ килеп чыгуын нәрсә белән аӊлатып була?
- Дөрестән дә, соӊгы вакытларда төрле йогышлы авырулар китереп чыгаручы вируслар инде безнеӊ яклар өчен дә чит түгел. Моныӊ сәбәпләре, куелган санитария-ветеринария таләпләрнеӊ үтәлмәве, төрле профилактик чаралар үткәрүне үз агымына куелуы, ерак өлкәләр белән үзара багланышларныӊ ягъни аралашуныӊ тыгыз булуы, шулай ук экологиянеӊ начараюы. Без һәрвакытта да: бу бездә була алмый, бу безгә кагылмый дигән фикер белән яшибез. Соӊгы вакытларда шәхси хуҗалыкларда хайваннарга себер язвасы һәм котыру авыруына каршы бушка уколлар ясалды, бу очракта да күпләр, моныӊ нигә кирәге бар инде дигән сүзләр белән каршы алалар.
- Безнеӊ ветеринария табиблары карантин үткәрү эшләрендә катнашалармы?
- Безнеӊ районнан 5 ветеринария белгече бу афәт чыгуга Лаеш районына барып 5 көн эшләп кайттылар. Алар турыдан-туры тавыкларны утилизацияләү белән шөгыльләнделәр. Әлегә бу җирдә бары эшнеӊ чиреге генә башкарылган, егетләребезгә хезмәтләре өчен бары рәхмәт сүзләрен генә әйтәсе килә.
- Бүгенге көндә бу йогышлы авыруныӊ килеп чыгу сәбәбе билгелеме?
- Лаешта тавыкларның кош гриппы белән йогышлануында төп шик читтән очып кайтучы кошларга төшә. Шулай ук, читтән кертелгән азык, кеше факторы да булырга мөмкин дип өйрәнелә. Тикшерү барышында кошчылык комплексында предприятие эшчәнлегенең ябык режимы буенча ветеринар-санитар таләпләр сакланмаганлыгы ачыкланган. Аерым алганда, кыргый һәм синантроп кошлар (кеше янында даими яшәүче кыргый кошлар) азык сакланган урынга керә алган. Ферма территориясе санитария таләпләренә җавап бирми, кошчылык фабрикасы эшчеләре өчен санитария тикшерүе үткәрү документлары юк дигән нәтиҗә ясалган.
- Безнеӊ районда бу вирусны булдырмау буенча эш алып барыламы?
- Кибетләрдә бу фабрика тарафыннан җитештерелгән продукция сатылу турында тикшерү, өйрәнү бара. Районыбызныӊ 3 шәхси кибеттә мондый продукцияләр булуы ачыкланды, алар сатудан алынды һәм хәзергә саклауда тора. Башка төрле йогышлы авыруларны булдырмау тарафыннан профилактик чаралар башкарабыз. Халыкны да, арзан, дип, белмәгән кешеләрдән хайван һәм кош-кортлар алудан тыелуын сорар идем.
- Халык бер нәрсә дә кулланмаска тиешме?
- Май башында гына сатып алынган "Деревенька" маркалы йомыркалары өйдә булса, алар турында безгә хәбәр итәргә кирәк. Аларны урамга ташларга ярамый, чи килеш күмү дә киңәш ителми. Әгәр бу йомыркалар йогышлы булса, урамда күгәрченнәр, кыргый кошлар да йоктырып, инфекция тарата.
Ә инде куллану алдыннан кош ите 70 градустан да түбән булмаган температурада пешерелергә тиеш. Бигрәк тә кош итеннән әзерләнгән шашлык яратучылар саклансын иде. Йомыркаларны 6 минуттан да азрак пешермәскә кирәк. 70 градуста вирус үлә, кош ите продукциясе грипп вирусы белән йогышланган очракта да, җитәрлек күләмдә термик эшкәртелгән продуктлар куркыныч тудырмый. Чи, чиле-пешле йомырка ашарга, аны пешермичә ниндидер соусларга кушу да ярамый.
Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында кош ите һәм йомыркаларны сыйфатын күрсәтүче махсус документларсыз сатып алмаска кирәк. Шәхси хуҗалыкларда кош тотучылар да санитар-ветеринария кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Кошларда шикле симптомнар сизелсә, ветеринар белгечкә хәбәр итү сорала.
Кош яки башка зоонозология гриппы белән йогышлану кешеләрдә җиңелчә конъюнктивиттан алып, авыр пневмониягә кадәр җитәргә мөмкин. Кешеләрнең А(H5N1) һәм A(H7N9) вируслары белән йогышлану очракларының күпчелеге йогышлы тере яки үле йорт кошы белән контактка бәйле. Шуныӊ өчен бу килеп чыккан мәсьәләгә һәркем җаваплы карасын иде.
- Әӊгәмәгез өчен рәхмәт!
Фото: actualnews.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250