Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кышкы чорда лимон бик кирәк

Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы.

Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы. Әлеге җиләк-җимештән әзерләнгән дарулар организмны ныгытучы, ялкынсынуларга каршы көрәшүче, микробларны юк итүче булып саналган.

Лимон витамин җитмәгән чорда да бик файдалы, диләр табиблар. Аны яраларны дәвалаганда һәм үпкә авырулары вакытында киңәш итәләр. Шулай ук төрле агуланулар вакытында да лимон кешенең хәлен җиңеләйтә.

Витамин җитмәгән чорда төнгә каршы 1 стакан бөтен лимон согы һәм 1/2 чәй кашыгы бал болгатылган җылы су эчеп яту да җитә.

Авыз куышлыгы һәм тамактагы ялкынсынулар вакытында суга болгатылган лимон согы белән авызны чайкарга була. Ә ангина вакытында бер үк күләмдә алынган лимон согына бал кушып, тамакны чайкарга киңәш итәләр. Шулай ук һәр сәгать саен кабыксыз лимон телемен суырырга да була. Авырган вакытта көн буена кабыгы белән бөтен лимонны ашап кую да авыруның хәлен яхшырта.

Астма вакытында лимон согын керән белән бергә кулланалар. 3 лимонның согын сыгып, 100 грамм угычтан уылган керән белән болгатырга һәм суыткычта сакларга. Көненә 2 мәртәбә 0,5 шәр чәй кашыгы эчәргә. “Дару” эчкәннән соң, 30 минут дәвамында ашарга яки су эчәргә киңәш ителми.

Лимон белән дәваланган чорда сөт ризыкларыннан тыелып торырга кирәк.

Лимон составындагы эфир маен сулау кыюлыкны арттыра, кәефне күтәрә, игътибарны тупларга ярдәм итә.

Лимондагы эфир мае бавыр авыруларын кисәтә. Бавыр өянәге вакытында лимон мае белән җылы компресс куярга була.

Грипптан саклану өчен лимон телемен төкерек бүленеп чыгу туктаганчы авызда тотарга кирәк.

Игътибар! Лимон лайлалы тышчаларны ярсыта. Шуңа да аны ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте, колит, холецистит, гепатит, нефрит вакытында кулланырга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны әчелеге югары булган гастрит һәм ашказаны асты бизе нормаль эшләмәгән очракта да лимоннан тыелып торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лимон