Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кышкылыкка — мультивитамин бомба!

Табиб-диетолог бу җимешне кыш буена ашарга киңәш итә.

Табиб-диетолог Ирина Рыль “РИА Новости”га биргән интервьюсында сырганакның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләде.

"Бу җимеш — мультивитамин бомба. Анда витаминнар цитрусныкына караганда күбрәк. Шулай ук А, Е, В1, В2, В3, В6, В9, Е, РР витаминнары да бар. Аның составында каротиноидлар һәм флавоноидлар күп, шуңа күрә ул иммунитетны бик яхшы ныгыта тиз төзәтә торган сыйфатка ия.
 
Сырганак мае тире, геморрой авырулары вакытында ярдәм итә. Аның җимешләре серотонин (шатлык гормоннары) эшләп чыгара, канның оешуын киметә", — дип билгеләп үтте белгеч.

Әмма табиб сырганакның аллергик реакция бирүе мөмкин дип белдерә. Аны бөерендә һәм үт куыгында таш булган кешеләргә бик сак кулланырга киңәш итә, дип яза Кызыл таң.

Тискщре йогынтысы булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 
Фото: pixabay.com/ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: витамин сырганак