Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кытайдан кайткан пассажирларның коронавируска анализ нәтиҗәләре билгеле булды

31 гыйнвар көнне Казанга Кытай Республикасы Санья шәһәреннән соңгы рейс кайтты. 342 пассажир, 16 экипаж әгъзасының сәламәтлеге тикшерелгән, коронавируска анализ нәтиҗәләре тискәре булган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

«Аэропортта барлык пассажирлар тикшерелде, борын куышлыгыннан анализ алынды. Нәтиҗәләр тискәре дип расланды. Аларны яшәү урыны буенча табиблар күзәтә. Бернинди өстәмә чикләүләр кертелми. Алар арасында медицина ярдәме сорап килүчеләр юк», — диде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

3 февральгә булган мәгълүматларга караганда, гыйнварда төрле вакытта Кытайдан кайткан 39 кеше ОРВИ симптомнары белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән, 32 кеше — Татарстанда яшәүчеләр, калганнары башка төбәкләрдән.

«Алар барысы да коронавируска һәм башка барлык билгеле вирусларга тикшерелде. Барысында да тискәре нәтиҗәләр ачыкланды. Тикшерү „Вектор“ Вирусология һәм биотехнология институтында үткәрелде», — диде.

Любовь Авдонина әйтүенчә, тикшерелгән кешеләрнең 80 процентында гриппка кагылышлы булмаган вируслар, икесендә А гриппы ачыкланган. Барысы да грипптан прививка ясатмаган булган.

https://vatantat.ru/2020/02/kytajdan-kajtkan-passazhirlarny%D2%A3-koronaviruska-analiz-n%D3%99ti%D2%97%D3%99l%D3%99re-bilgele-buldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X