Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызганыч, узган тәүлектә Балтачта тагын бер кешедә коронавирус табылган

Татарстанда бүген яңа 36 COVID-19 очрагы расланган, аның берсе генә читтән кертелгән. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 21 кеше өйдә дәвалана.

Вирус йоктыручылар ни гаҗап өлкәннәр арасында арта бара. Бүгенгә 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 16, 50дән 60ка кадәр - 9, 30дан 50гә кадәр - 7, 70тән 80гә кадәр һәм 18дән 30га кадәр ике татарстанлының яңа таҗлы вирус йоктыруы билгеле.

Казанда бүгенгә - 19, Яр Чаллыда - 6, Нурлатта - 3, Яшел Үзәндә - 2, Чүпрәле, Югары Ослан, Биектау, Әтнә, Арча һәм Балтачыбызда берәр COVID-19 очрагы теркәлгән.

Нәтиҗәдә, 19 июньгә Татарстанда барлыгы яңа таҗлы вирус йоктырган 4114 кеше исәпләнә, 2969 кеше, шул исәптән 62 кеше узган тәүлек эчендә савыккан. 1133 кеше әлегә табиблар күзәтүе астында кала бирә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 яңа таҗлы вирус