Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызыл зонада - алгы сызыкта

Бу башка тимер тарактан да очлырак булып кадалырга торган, һәркемнең гаиләсен, үзен аямыйча, фәкать сакланырга, көрәшергә өндәгән коронавирус дигән зәхмәттән гарык булды инде халык.

Алай да, ситуация кискен контрольгә алынган, күптөрле ашыгыч чаралар күрелгәч, паника, төшенкелек, өметсезлек тойгылары чигенә бара, тәкъдиремә язганы булыр инде дип, кеше аяусыз бәрелештә барыбер дә җиңеп чыгарга өметләнә. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә ярдәме һәм медиклар тырышлыгы белән.

Безнең районда да үтә киеренке шартларда эшләп тә медиклар зарланмады, чыдады һәм чыдый, авыруга оператив ярдәм күрсәтү, хроник чирләре күп булган өлкәнрәкләрне дә ничек тә исән калдыру өчен зур җаваплылык тойган район сырхауханәсе хезмәткәрләренә рәхмәтле булучылар ишәйде, медикларның кеше гомере сагында торучы иң мөһим, изге һөнәр ияләре икәнлегенә, һичшиксез, инана башладык.

Безнең районда, көн таләбеннән чыгып, узган елның көзендә бала тудыру бүлеген вакытлыча йогышлы авыруланыр дәвалау корпусы итеп үзгәрттеләр, кирәкле җиһазлар белән тәэмин иттеләр, шушы участокта эшләргә тиешле медикларны өстәмә курсларда укытып кайтардылар. Ике атна дәвамында шушы бүлектә ятып, үтә җитди авырудан савыгып чыккан Рузалия Садыйкова белән берни яшермичә әңгәмә корырга туры килде.

“Бигрәк тә тәҗрибәле табиб Рүзәл Гарәфетдиновичка барыбыз да рәхмәтле булдык. Ул шулкадәр кешелекле, игътибарлы, ягымлы, кайгыртучан, җылы мөнәсәбәте белән дә хәлебезне җиңеләйтергә тырышты. Көн саен авыруның хәлен җентекләп сораша да, билгеләнгән дәваларның ничек тәэсир итүенә анализ ясап, кирәк булса, өстәмә чаралар билгели, тумыштан ук табигый сәләт бирелгән чын оста доктор инде ул”, дип бәяли.

Шулай ук бу кызыл зонада, алгы планда, бик уңайсыз киеренке шартларда, батырлык, чыдамлык үрнәге күрсәтеп эшли алган табиб-терапевт Феликс Соловьев, хирург Сәетәхмәт Гаипназаров һәм зур фидакарьлек үрнәге күрсәткән олы йөрәкле шәфкать туташлары, санитарлар да, һичшиксез, олы мактауга лаек.

Бүлек эшчәнлеге өчен төп җаваплы тәҗрибәле табиб Рүзәл Камалиев турында тагын шуны өстәп әйтәсе килә: Арча районы егете ул, намуслы булуы, белүе, гел укып, мәгълүмати яктан баетып, һөнәри осталыгын елдан-ел камилләштерә барып, халык арасында зур ышаныч яулаган доктор ул. Кемнең-кем булуына карамастан, чын зыялы шәхесләргә хас булганча, итагатьле, мәрхәмәтле мөнәсәбәт күрсәтә һәм иң мөһиме, мин әллә кем диеп һаваланудан ерак тора, тыйнаклыгы, сүздә җыйнаклыгы, кешелекле, олы җанлы булуы белән тирән ихтирам уята.

Ул инде күптән үзебезнеке. Яшьлегендә Балтачның тәртипле гаиләсендә үскән иң чибәр кыз Наилә Нургаязовна белән матур гаилә корып, тәүфыйклы, тәрбияле балалар үстереп тә җирлегебездә иң үрнәк гаиләләр саналалар. Ихлас күңелдән икесе дә дингә бирелеп, җаваплы хезмәтләрендә Аллаһ ярдәменә таянулары да халыкка бик кирәкле катлаулы эшләрен уңышлы башкарырга ярдәм итә торгандыр.

Әйе, үзләренә гаҗәеп авыр вазифа алырга тәвәккәлләгән, шуның кадәр кыен шартларда эшләргә, зәхмәтле, мәкерле авыруны чигендерүдә гел алгы сафта булып, фидакарьлек үрнәге күрсәткән башка медицина хезмәткәрләренә, шул исәптән, бу оператив эшләрнең башында торган Газинур Дәүлиевка да зур уңышлар телисе килә.

Әле шушы мәкаләне язар алдыннан элеккеге кичне генә “Аргументы недели” дигән Мәскәүдә чыга торган бик җитди газетадан көнүзәк проблемага кагылышлы бер мәкалә укыган идем. Анда Казан сырхауханәләренең берсенә өйрәнчек - медбрат булып вакытлыча эшкә урнашкан КГМУның дүртенче курс студенты яза. “Инфекцион бүлектә эшләргә котчыккыч авыр. Һәр хәрәкәтне уңайсызлый торган саклану костюмнары киеп, киеренке шартларда дәвамлы хезмәт куярга бөтен кеше дә чыдамый, медсестра кызлар кайвакыт елыйлар иде. Аларның күбесе ковид йоктырып, савыга алган, ул кадәр төшенкелеккә бирелмичә үз вазифаларын намус белән үтәргә тырышалар. Дөрес, үлем очраклары да булгалый. Бигрәк тә ВИЧ кебек бик хәтәр авырулары булганнар тиз бирешә. Хәзер инде пандемиянең бик котырган чоры бераз сүлпәнәйде, зур җаваплылык һәм уртак тырышлык белән ничек тә җиңеп чыгарбыз” дигән ышаныч белдергән яшь белгечкә кушылып, без дә яхшыга өметләник. Амин, Бөтенесе дә уңайга булсын!


Фәридә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19 кызыл зона