Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үлү турындагы таныклыкларны 1 нче марттан электрон форматта бирә башлаячаклар

Әлеге гамәл мәрхүмнең туганнарына уңайлылык өчен - төрле инстанцияләргә йөрүдән азат итү өчен эшләнә.

Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган Карар нигезендә 1 марттан Россиядә медицина таныклыклары электрон форматта эшләеәчәк. Моның өчен документларның бердәм реестры булдырылачак, аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы алып барачак.

Электрон документ гражданнар теләге буенча түгел, ә мәҗбүри тәртиптә эшләнәчәк. Башта бөтен медицина учреждениеләре барлык мәгълүматны, шул исәптән, үлем сәбәпләрен дә, сәламәтлек саклауның мәгълүмати системасына кертәчәк, аннан соң мәгълүматлар ЗАГС, Росстат һ.б. Бердәм дәүләт реестрына китәчәк, дип хәбәр итә «Российская газета».

Бу яңалык мәрхүмнең туганнарын төрле инстанцияләргә йөрүдән азат итәр дип ышаныйк. Әлегә, туганнарының үлү фактын раслар өчен, кәгазь таныклыкны ЗАГС органнарына китерергә кирәк.

Туганнарының үлеме турындагы электрон таныклыкларны, гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта карый алачак.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлү турында таныклык