Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Лагерьда биш бала исле газ белән агуланган

Яшел Үзән районының Ильинское авылында урнашкан "Мечта" лагеренда ял итүче биш бала исле газ белән агуланып хастаханәгә эләккән.

Аларның хәле уртача дәрәҗәдә дип бәяләнә.

Бу хәл 21 июнь төнендә була. Лагерь корпусларының берсендә су җылыткычта кыска ялганыш килеп чыга. Бу вакытта корпуста 31 бала була. Хәзер балаларның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Лагерь Казанда урнашкан "Лето" республика үзәгенә карый, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.

Фото: http://dg54.mycdn.me/getImage?photoId=771468907080&photoType=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250