Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үлем белән яшәү арасында

Шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә район үзәк хастаханәсендәге ыгы-зыгыны күреп күп кеше шаккаткандыр: Казаннан көн саен санавиация вертолеты төшеп утыра, врачлар йөгерешә, авыллардагы фельдшерлар, өйдән-өйгә йөреп, кан бирүчеләрне эзлиләр, күпләр бу әйбәт хәл түгел инде, дип фаразлыйлар. Ә алар бу очракта дөреслектән бик ерак түгел.

Бу хәлләр Түбән Сосна авылында иртәнге якта урамда халаттан гына булган, үзе балага авырлы хатын-кыз гәүдәсенеӊ табылуыннан башлана. Шушы авылда торучы һәм бер кайда да эшләмәүченеӊ өендә җәй буе күренгән бу хатынны, кыйнап, төнлә урамга чыгарып ташлыйлар. Төне буе җирдә, кан эчендә яткан бу ханымны «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән үзәк хастаханәгә алып төшәләр. Авырлы хатынныӊ тормышы өчен чын мәгънәсендә көрәш башлана.
Берсе артыннан берсе авыр операцияләр, кайбер эчке әгъзаләрне алу, литрлап кан салу, төрле кыйммәтле дарулар беләӊ дәваларга тырышу, Казаннан тәҗрибәле хирурглар китертү, болар барысы да кеше гомерен саклап калу өчен эшләнә.
Бүгенге өйлә вакытына 7 тапкыр авыр операция ясала, 20 литрдан артык кан салына. Хастаханәнеӊ баш врачы, аныӊ урынбасарларыныӊ, хирургларныӊ, башка табибларныӊ һәм хезмәткәрләрнеӊ йокысыз төннәре заяга булмасын, бу авыру хатын исән-сау калсын, дигән теләктә калабыз.

Р.S. Авыру хатынныӊ төп чыгышы районныӊ төньякта урнашкан бер авылыннан. Хәзерге вакытта хәле бик авыр. Кыйнауда шикләнүче кеше сак астына алынды.
Фото: http://bloknot.ru/chp/zhenshhinu-vracha-roddoma-izbili-za-novost-o-smerti-mladentsa-292129.html
Охшаш материаллар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250