Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үлем белән яшәү арасында – 6 (Фани дөнья белән хушлашу)

Алдан хәбәр итүебезчә, Түбән Сосна авылында 5нче сентябрь көнне иртәнге якта урамда халаттан гына булган, үзе балага авырлы хатын-кыз гәүдәсе табыла.

Шушы авылда торучы һәм бер кайда да эшләмәүченеӊ өендә җәй буе күренгән бу хатынны, кыйнап, төнлә урамга чыгарып ташлыйлар. Төне буе җирдә, кан эчендә яткан бу ханымны «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән үзәк хастаханәгә алып төшәләр.
Бер-бер артлы катлаулы операцияләр ясала. Казаннан санавиация вертолеты белән берничә тапкыр табиблар кайта. Соңгы кайтуында әлеге ханымга ярдәмгә ашыгучы табиб үзе дә, пилотның тәҗрибәле булуы нәтиҗәсендә генә үлемнән кала. Вертолет авариягә очрый.
2 тәүлектән артык барган көрәш нәтиҗәсендә аз гына уӊай якка үзгәрешләр булгач, әлеге ханымны Казанга алып китәләр. (Ә якты дөньяга туарга санаулы көннәр калгач, вәхши кулыннан вафат булган баласын туган авылына алып кайтып җирлиләр).

Башкала табиблары да ханымның гомерен саклап калу өчен янәдән ике тәүлек көрәшәләр. Әмма бүген төнлә әлеге ханымның йөрәге тибүдән туктый. Ни кызганыч, яшь гомер өзелде, әле яшисе дә, яшисе иде бит ... Сабыена якты дөнья бүләк итеп, аның беренче уңышларына сөенеп, ана булу бәхетен тоеп яшисе иде бит... Нәкъ шагыйрьчә:

...Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып, сарылып.

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,
Җир елады кысып тешләрен...

Фото: http://www.youtube.com/watch?v=AOysnmnqnQg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250