Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Лилия: “Кызым сөйләшми”

Минем кызыма 3 яшь, әмма сөйләме юк. Әйтәсе фикерен авазлар, мимикалар белән белдерә. Кайчакта арттан кабатлый. Авазларны чип-чиста итеп әйтә. Ләкин үзе башлап сөйләшми.

Үземнең артык иркәләвем һәм аны бөтен авырлыктан сакларга теләвем аркасында кызымның сөйләм үсешенә зыян салуымны аңлыйм. Киңәш бирегез әле: ничек итеп баламда сөйләмгә омтылыш тудырырга?
Лилия
Сорауга район мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче педагогик-психологик бүлек җитәкчесе гүзәл Закирова җавап бирә:
- Сез хаклы. Баланың бөтен теләген (хәтта әйтелергә дә өлгермәгән теләкләрен) үтәп баргач, кызыгызга сөйләмнең кирәклеге калмый. Сөйләшергә ихтыяҗ калмый. Гомер буе бер сүз дә эндәшмичә, балык артык тозлы булганнан соң гына телен әйләндереп сүз әйткән малай турындагы мәзәкне хәтерлисезме??? Әти- әнисенең "син телсез түгелмени, ник моңарчы бер сүз дә эндәшмәдең?" дигән соравына "ә моңарчы бар да яхшы иде" дип җавап бирә бит әле. Шушы мәзәктәге кебек булмасын. Сезгә, һичшиксез, логопед консультациясе кирәк. Ә мин, үз чиратымда, сезгә балагызны "аңлаудан" туктап торырга киңәш итәм. Мәсәлән: "Ой, мин сине нишләптер аңламадым, сүз белән аңлатып кара әле" дигән җөмләләр кулланырга мөмкин. Ничек булдыра, шулай аңлатсын, әмма... сүз белән. Хаталарын җайлап кына төзәтегез. Үзегез беркайчан да "балалар теле" белән сөйләшмәгез, һәр предметны, күренешне тиешле исеме белән атагыз. Күбрәк әкиятләр кычкырып укыгыз, күбрәк сөйләшегез. Әмма 3 ел буе салынганны 3 көндә генә төзәтеп булмый. Шунлыктан кискен рәвештә "үзгәртеп коруга" керешмәгез. Кызыгызның сезгә булган ышаныч хисе югалып, читләшү барлыкка килмәсен. Балагыз өчен борчыласыз икән, димәк, сез бик яхшы әни. Әмма онытмагыз: артык иркәләү мөстәкыйльлекне үтерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250