Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Лилиябез - марганцовка белән күзен пешергән 7 яшьлек кызга ярдәм итүчеләрнең берсе

7 яшьлек кыз өстенә марганцовка савыты ава һәм аның кристалллары баланың күзенә эләгә.

Казан медиклары марганцовка белән күзен пешергән 7 яшьлек кызга ярдәм иткән. Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, фельдшерлар Ләйлә Мостафина һәм Лилия Абдуллина 7 минут эчендә урынга килеп җитә. Күзнең конъюнктивын караган вакытта баланың сул күзе кара-көрән төстә була.

Табиблар күзне аскорбин кислотасы эретмәсе белән марганцовка кристалларыннан тиз арада чистарта, авыртуны баса һәм бәйләп куя. Педиатрия бригадасы тирән пешүне һәм авырудан шок булуны булдырмый калырга җитешкән. Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче Илназ Мусин бала белән бригаданы Республика балалар клиник хастаханәсенә оператив рәвештә китереп җиткерә. 

Медицина хезмәткәрләренең берсе - Лилия Абдуллина (Җамалиева) безнең райондашыбыз, Шода авылы кызы. Үз эшенең чын остасы булган якташыбыз белән горурланабыз. Авыр һәм җаваплы эшеңдә уңышлар сиңа, Лилия!

Фото: Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев