Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Лимфа бизләрен чистарту

Кайберәүләр гөлҗимеш төнәтмәсенең кешедәге лимфа бизләрен чистартуын белмиләрдер әле.

Лимфалар организмдагы барлык органнарның, барлык тукымаларның эшчәнлегенә бәйле икән. Организмнан токсиннар, шлаклар нәкъ шул лимфа бизләре хисабына чыгарыла да инде. Кайберәүләр гөлҗимеш төнәтмәсенең кешедәге лимфа бизләрен чистартуын белмиләрдер әле.

Гөлҗимеш төнәтмәсе лимфаларны чистарту өчен бердәнбер чара булып саналмый. Мәсәлән, календула төнәтмәсе дә бик яхшы чистарткыч була ала. 10 г календулага 1 стакан кайнар су салып, 20 минут су мунчасында тотыгыз. Шуны суытып сөзегез дә яртышар стаканлап көнгә 3-4 тапкыр эчегез.

Лимфаларны шулай ук кара карлыган яфрагыннан, җимешеннән ясалган төнәтмәләр дә нәтиҗәле чистарта. әлеге төнәтмә шулай ук бөер һәм кан тамырлары тышчасын чистартырга ярдәм итә. Ул календула төнәтмәсе шикелле үк ясала. Аны да, яртышар стаканлап, көнгә 3-4 тапкыр эчәргә кирәк.

Организмны лимфа системасы аша әлеге чистарту курсы ике атнага исәпләнгән. Моның өчен, беренче көннән башлап, 8-10 көн дәвамында, иртәнге ашка 30 минут кала, бер стакан кайнаган су белән активлаштырылган күмер эчәргә кирәк. Күмер токсин калдыкларын эшкәртергә ярдәм итә. Ә дәвалау курсы алдыннан ике атна дәвамындагы (майсыз, камырсыз, ысланган ризыксыз һәм итсез) диетага күчәргә кирәк.

Чыганак: Сәламәт булыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев