Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә эшләүче Сосна егете, кардиохирург Нияз Фәсхетдинов Мәскәүне таң калдырды

Россиянең баш кардиохирургы кулыннан шундый югары бүләкне алу икеләтә мактаулы.

“Татнефть” һәм Әлмәт шәһәре медик-санитар бүлеге кардиохирурглары Россия йөрәк-кан тамырлары хирургларының 25 нче съезды кысаларында оештырылган конкурсларның лауреатлары булдылар. Чара Мәскәүдә Россия баш кардиохирургы, РФА һәм РМФА академигы Л.А.Бокерия җитәкчелегендә А.Н.Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институты җирлегендә узды.

Россиянең баш кардиохирургы кулыннан шундый югары бүләкне алу икеләтә мактаулы. Моңа кадәр бик зур эш башкарылды, чөнки Әлмәт табиблары әлеге бүләк өчен җитди көндәшләр белән көрәшергә туры киләчәген белде: съезд эшендә илнең барлык төбәкләреннән клиникалар вәкилләре, шулай ук чит ил коллегалары да катнашты. Дәрәҗәле кунак сыйфатында съездга 1200 дән артык йөрәк күчеренеше һәм меңгә якын ясалма йөрәк карынчыгы имплантациясе башкарган дөнья кардиохирургиясе патриархы Оскар Фрейзер (АКШ) чакырылган иде.

Клиниканың кардиохирурглары җиде юнәлеш буенча эшли – йөрәкнең ишемик авыруы, йөрәк клапаннарының кимчелекләре, баш мие кан тамырлары авырулары, түбән аяк-куллары авырулары, йөрәк кан тамырларын хирургик дәвалаганда йогышлы өзлегүләрне профилактикалау һәм башкалар.

Алар съездда коллектив тарафыннан башкарылган докладларны тәкъдим иттеләр, шуның өчен “Иң яхшы электрон стенд доклады өчен” номинациясендә лауреат дипломнарын да алдылар.

Эшләр йөрәк хирургиясенең көнүзәк мәсьәләләрен ачты, һәм докладларның икесе башка катнашучыларның меңләгән эшләре арасында җиңде. Медик-санитар бүлекнең кардиохирурглары Нияз Фәсхетдинов, Әнвәр Бикчәнтәев һәм кардиоанестезиолог-реаниматолог, перфузиолог Булат Зарипов докладлар белән чыгыш ясадылар.

Беренче чыгышларында Әлмәт табиблары кардиохирургиядә яралы йогышлы өзлегүләрне профилактикалауның яңа идеологиясен тәкъдим итте, икенче эш региональ үзәк шартларында үпкә артериясенең тромбоэмболиясен дәвалау тәҗрибәсенә багышланган иде. Кардиохирурглар билгеләп үткәнчә, докладларда күтәрелгән темалар медик-санитар бүлектә озак вакыт дәвамында үткәрелгән зур эшнең, күпсанлы тикшеренүләрнең, практикаларның нәтиҗәсе булды. Докладлар новаторлык дип танылды, аудиториядә зур кызыксыну уятты һәм иң яхшылары булып бәяләнде.

Гомумән алганда, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, академик Л.А.Бокерия җитәкчелегендәге Россия йөрәк-кан тамырлары хирурглары ассоциациясе “Татнефть” һәм Әлмәт шәһәре медик-санитар бүлегенә, кардиохирургларның эшен оештыру принциплары һәм нәтиҗәләре белән кызыксына, бу камилләшү, яңа уңай нәтиҗәләр алу һәм фәнни фикерне алга җибәрү өчен бик зур этәргеч булып тора.

“Безнең бүлек инде 10 елдан артык эшли, - дип сөйләде кардиохирургия бүлеге мөдире Нур Сибагатуллин. - Бу вакыт эчендә медик-санитар бүлектә йөрәккә ике меңнән артык операция, кан тамырларына биш меңнән артык операция ясалды. Практик эштән тыш, бүлектә фәнни эш тә алып барыла”.

“Тикшеренү һәм фәнни эшчәнлек, һичшиксез, дәвам итәчәк, чөнки бу эшнең максаты – пациентларның гомерен саклап калу”, - дип ышандырды Нур Сибагатуллин.

Елена Филатова

Фото:zt116.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташлар Нияз Фәсхетдинов