Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үлән төнәтмәләре эчерә торгач, сабый үлгән...

Табиб, баланы карагач, куркырлык бернинди хәл дә юк, температурасын төшереп торыгыз, үлән төнәтмәләре эчерегез, дип киңәш биреп китә. Тик сабыйның хәле яхшырмый.

Уфа шәһәрендә яшәүче Олеся исемле яшь әни шушы көннәрдә өч ай тулырга тиеш булган нәни кызчыгының үлемен һич тә башына сыйдыра алмый. Баланың үлемендә ул участок табибын гаепли.

Кызчыкның тән температурасы күтәрелгәч тә ул участок табибын чакырта.

Табиб, баланы карагач, куркырлык бернинди хәл дә юк, температурасын төшереп торыгыз, үлән төнәтмәләре эчерегез, дип киңәш биреп китә. Тик сабыйның хәле яхшырмый.

Ата-ана тагын табибка мөрәҗәгать итә. Ул һаман да шул ук киңәшләрен кабатлый. Тора-бара баланың хәле бик начарая. Аны реанимациягә урнаштыралар. Тик инде соң була: сабый савыга алмый, күзләрен мәңгелеккә йома.

Кара кайгыга баткан әти-әнине дәваханә җитәкчелеге, фаҗига сәбәпләре ачыкланыр, дип юата, тик нинди дә булса җавап бирергә ашыкмый. Авыр югалту кичергән ата-ана, фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүне үтенеп, прокуратурага мөрәҗәгать иткән, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән