Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Магнит давылы вакытында чәй һәм кофе эчәргә ярамый

"Мондый һава шартларында күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләренә өстенлек бирергә кирәк", - ди Андрей Крицкий.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»).Табиб-невролог, психолог Андрей Крицкий һава торышының үзгәрешләре кискен йогынты ясый торган кешеләргә киңәшләр бирде. Ул чәй һәм кофедан баш тартырга кирәк дип саный. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук мондый һава шартларында күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләренә өстенлек бирергә, шулай ук физкультура белән шөгыльләнергә киңәш ителә.

«Йоклар алдыннан, кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак күзәтергә һәм дарулар эчәргә кирәк», — ди ул.

«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сүзләренчә, чәршәмбе көнне Мәскәүдә кыска вакытлы яңгыр, болытлы һава торышы һәм атмосфера басымының кискен үзгәреше (барическая пила) көтелә.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Магнитлы давыл