Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Марина Патяшина коронавирус турында: язга интенсив үсеш туктаячак

Вакциналау Covid-19га каршы иммунитетлы кешеләр санан арттыруда ярдәм итәчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина фикеренчә, коронавирусның яңа очракларының интенсив артуы язга туктаячак. Беренче чиратта бу кешеләрнең күпчелегенең иммунитеты барлыкка килү белән бәйле булачак. Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ул әнә шундый белдерү ясады.

«Бүгенге көндә кешеләрнең бер өлеше авырып китү сәбәпле, симптомсыз формада чир кичерде. Бу ел азагыннан халыкны вакциналаштыру башлана, ул иммунитет барлыкка килгән гражданнар процентын арттырачак. Язга яңа коронавирус инфекциясенең интенсив таралуы тукталыр, моңа ышанырга җитди сәбәпләр бар", - диде Патяшина.

Бөекбританиядә беренче тапкыр ачыкланган коронавирусның яңа штаммы турында сөйләгәндә, Патяшина хәзерге вакытта эшләнгән вакциналар аннан саклый алачак, дип искәртте.

«Кеше гриппка каршы вакцинация ясаса, киләсе елга яңа грипп килә, һәм ул яңа грипп белән очрашканда барыбер авырмый, чөнки кара- каршы иммунитет эшли», - дип хәбәр итте Татарстанның баш санитар табибы.

Интервьюның тулы версиясе сайтта урнаштырылачак sntat.ru видеоверсияне «Татар-информ» МА-ң YouTube каналында да күрергә мөмкин.

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» тапшырунда карый алачак.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интервью без галстуков Марина Патяшина